• Русский
  • Татарча

«Йөрәгемне балаларга бирәм» өстәмә белем бирү педагоглары конкурсы ил өчен кадрлар резервы булдырачак

Педагог һәм остаз елында «Йөрәгемне балаларга бирәм» өстәмә белем бирү хезмәткәрләре арасында иң масштаблы һәм иң өлкән һөнәри конкурс үзенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәк. Конкурсны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Бөтенроссия мәгариф һөнәри берлеге оештыра, конкурс операторы –  Бөтенроссия сәнгать иҗатын һәм гуманитар технологияләрне үстерү үзәге.

 

Финал 19-22 сентябрьдә Санкт-Петербургта узачак, ул барлык профессиональ педагогик конкурслар сериясенә старт бирәчәк.

«Педагог һәм остаз елында илебез укытучыларының күпчелеген җәлеп итә торган традицион профессиональ конкурслар линиясе тагын да зуррак һәм киңрәк узачак. Конкурс сынауларының башлангыч этапларында, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә без үз осталыкларын ачарга һәм укыту һәм остазлык турында кайгыртучы шундый ук фикердәш-коллегаларны табарга теләгән һәр педагогның катнаша алуы һәм максималь кызыксынуы өчен шартлар тудырдык. Алда финаллар, шул исәптән «Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсы финалы, бөтен илдән иң яхшы педагогик практикалар һәм бөтен ил хаклы рәвештә горурланырга тиеш булган кешеләрнең чыгышлары», – дип билгеләп үтте РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов.

Жюри катнашучыларны техник, сәнгать, табигый-фәнни, туристлык-туган якны өйрәнү, физкультура-спорт, социаль-гуманитар юнәлештәге, «Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар белән эшләү», «Өстәмә белем бирүдә һөнәри дебют», шулай ук «Өстәмә белем бирүдә остаз-педагог» кебек 9 номинациядә бәяләячәк.

Финалистлар өчен «Өстәмә белем бирүдә балаларны укытуны һәм тәрбияләүне оештыруның яңа формалары» ачык мастер-классы һәм «Өстәмә белем бирүдә челтәрле интеграция» импровизация конкурсы узачак.

«Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсын үткәрү федераль һәм төбәк мәгариф идарәсе органнарына иң яхшы кадрларга һәм иң яхшы педагогик практикаларга таянырга булышачак кадрлар резервы формалаштыруга ярдәм итә.

Конкурсның рәсми сайты: https://serdtsedetyam.ru/.

Россия Мәгариф министрлыгының Матбугат хезмәте материаллары буенча