• Русский
  • Татарча

Цифрлы белем бирү контенты китапханәсе укытучыларга, студентларга һәм ата-аналарга ярдәм итә

Россия мәктәпләре педагоглары һәм укучылары уку елы башыннан цифрлы белем бирү контенты китапханәсе материалларыннан 450 меңнән артык тапкыр файдаланган. Электрон белем бирү ресурсы үз эченә структуралы һәм верификацияләнгән контентны ала: аудио - һәм видео материаллар, текстлар, графика һәм мультимедия.

 

Цифрлы белем бирү контенты китапханәсендә федераль дәүләт белем бирү стандартларына, федераль белем бирү программаларына һәм универсаль тематик классификаторга ярашлы әзерләнгән мәктәп программасының барлык предметлары һәм темалары буенча материаллар бар. Барлык дәресләр эчтәлек һәм мәгълүмати куркынычсызлык таләпләре буенча экспертиза уза.

Бу ресурс укытучыларга дәресләргә әзерләнү, эш программалары һәм тематик планлаштыру вакытын кыскартырга, дәресләрне интерактиврак һәм кызыклырак итәргә, ә укучыларга мәктәп программасы темалары буенча белемнәрен һәм күнекмәләрен камилләштерергә ярдәм итә.

«Дәрестә балаларны нәрсә белән гаҗәпләндерергә? Багажда әле нинди методик техника юк? Дәресне ничек яңача төзергә? Бу һәм башка күп кенә сорауларга Россия Мәгариф министрлыгы академиясенең цифрлы белем бирү контенты китапханәсе җавап бирә – барлык укытучылар өчен файдалы һәм уңайлы корал. Педагог һәм остаз елында бездә шундый цифрлы ярдәмче барлыкка килүе бик яхшы», – дип билгеләп үтте Подольск курсантлары исемендәге гимназиянең география укытучысы, «Россиянең Ел укытучысы – 2019» Бөтенроссия конкурсы призеры,  «Классная тема!» проекты финалисты Павел Красновид.

Цифрлы белем бирү контенты китапханәсе түбәндәге сылтама буенча: https://urok.apkpro.ru/

Россия Мәгариф министрлыгының Матбугат хезмәте материаллары буенча