• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасының остазлык буенча инновацион мәйданчыгын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе ФИОКО вебинарында тәкъдим ителде

2023 елның 16 августында «Остазлык: актуаль модельләр, программалар һәм технологияләр» вебинары узды. Вебинар  ФИОКО Яшүсмерләр һәм яшьләрнең җәмгыятькә китерә торган куркыныч тәртибен кисәтүгә юнәлдерелгән тәрбия һәм профилактика эшен эшләү һәм анализлау буенча аналитик үзәк тарафыннан үткәрелде.

Белем бирү сыйфатын бәяләү федераль институты Аналитик үзәгенең методик тәэмин итү бүлеге башлыгы Светлана Кронидовна Погребная вебинарда катнашучыларны Педагог һәм остаз елы белән котлады, шулай ук остазлык өлкәсендә дәүләт сәясәте турында сөйләде. Белем бирү оешмасында остазлыкның билгеләнгән моделен гамәлгә кертү тәҗрибәсе Башкортстан Республикасы вәкилләре тарафыннан тәкъдим ителде.
Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Шәмсетдинова Лариса Петровна Россия мәгариф академиясенең һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының партнерлык инновацион проекты турында сөйләде. 2019 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла торган проектта Татарстан Республикасының 5000нән артык укытучысы катнаша. Вебинарда катнашучылар 2023 елның 26-27 октябрендә узачак «Белем бирүдә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» V Бөтенроссия конференциясенә чакырылган иде.
Трансляция белән ФИОКО аналитик үзәге каналының Rutube платформасында, шулай ук ФИОКО аналитик үзәгенең ВКонтакте социаль челтәрендәге битендә танышырга мөмкин.