• Русский
  • Татарча

Мәгарифне үстерү институты эшчәнлегенең презентациясе

14 августта Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында яшь педагогларны укытучы һөнәренә багышлау тантанасы узды.

Секция кысаларында Татарстан Республикасында педагогик кадрларны әзерләү һәм һөнәри үстерү буенча һөнәри, югары һәм өстәмә белем бирү оешмаларының интерактив күргәзмәсе оештырылды.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты эшчәнлегенең төп юнәлешләрен Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовка, Үзбәкстан Республикасы Мәктәпкәчә һәм мәктәп мәгариф министры Хилоле Умаровага, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыевага институт ректоры Людмила Николаевна Ногманова тәкъдим итте.

Фотогалерея