• Русский
  • Татарча

Тренерлар командасын укыту

1 августтан 11 августка кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында «Тренерлар тренингы» программасы буенча институт хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары узды. 

Укуны «Джи Эм Си Консалтинг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча совет әгъзасы, Татарстан Республикасында «Мәгариф һәм кадрлар» блогы буенча стратегик инициативалар агентлыгының җәмәгать вәкиле, әйдәп баручы тренер, психология фәннәре кандидаты Галина Юрьевна Маштакова үткәрде. Тренерларның тренинглары күп кенә технологияләрне, принципларны һәм идеяләрне үз эченә алды; эш вакытында мини лекцияләр, кейсларны чишү, рольле һәм эшлекле уеннар, баш мие штурмы, фасилитация, ситуацияле биремнәр, идарә ителә торган дискуссияләр кебек тренинг үткәрү ысуллары актив кертелә. Тренерлар югары профессионализм, нәтиҗәлелек һәм укыту нәтиҗәлелеген билгеләп үттеләр.

Фотогалерея