• Русский
  • Татарча

«Педагог-тикшеренүче: тәҗрибә, инновацияләр, перспективалар» республика фәнни-педагогик конкурсы

 

Фәнни-педагогик активлыкны арттыру, педагоглар һәм тикшеренүчеләр потенциалын ачу, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары вәкилләре арасында фәнни-педагогик тәҗрибә алмашу максатында 2023 елның 15 августыннан 05 октябренә кадәр «Педагог-тикшеренүче: тәҗрибә, инновацияләр, перспективалар» республика фәнни-педагогик конкурсын үткәрә.

Конкурста белем бирү оешмаларының фәнни һәм педагогик хезмәткәрләре, педагогик юнәлешләрнең методистлары, аспирантлары һәм магистрантлары катнаша ала.
Конкурс материаллары 2023 елның 25 сентябренә кадәр кабул ителә.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча мөрәҗәгать итәргә: opnpk.irort@yandex.ru; (843) 236-69-01; 89872340024.
Материалларны теркәү һәм йөкләү өчен сылтама: https://forms.yandex.ru/cloud/64c79fb673cee7824f4764e8/ 
Конкурс турында Нигезләмә: https://disk.yandex.ru/i/nGTnhs13leemkw

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты