• Русский
  • Татарча

«Это призвание»: Сергей Кравцов яшь укытучыларны һөнәргә багышлауда катнашты

Бүген Казанда яшь педагогларны «укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы узды. Педагогик эшчәнлек башланыр алдыннан алар Россия Мәгариф министры Сергей Кравцовтан үгет-нәсыйхәт алды

«Укытучыга бик күп нәрсә бәйле, шул исәптән илебезнең киләчәге дә. Сез язмышыгызны укытучы һөнәре белән бәйләдегез, бу бик мөһим. Мәктәп укучылары сезгә таба юнәләчәк. Бүген укытучы һөнәренең Җирдә иң мөһиме икәнен аңладык. Мин сезгә балаларга яхшылык һәм игелек алып килүегезне, алар өчен үрнәк, белем дөньясына, аларның дөньяга карашын формалаштыруга алып баручы булуыгызны телим», – диде Мәгариф министрлыгы башлыгы булачак педагогларга.

Кравцов искәрткәнчә, Россиядә яңа мәктәпләр төзелә һәм гамәлдәге белем бирү учреждениеләре капиталь ремонтлана, педагогик хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары арта, укытучыларга, шул исәптән яшь педагогларга ярдәм программалары гамәлгә ашырыла.

«Мәгариф системасына зур игътибар бирелә. Һәм Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 2023 ел Педагог һәм остаз елы дип игълан ителүе очраклы түгел. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та зур эш башкара. Искиткеч шартлар тудырыла, безнең мәгариф системасы белән горурланырга гына мөмкин», – дип ассызыклады ул.

Мәгариф министры «Мәгариф турында» гы законнан укытучы тарафыннан хезмәт күрсәтү төшенчәсе алынганын билгеләп үтте. «Бу күпкә җитдирәк», – дип нәтиҗә ясады ул.

Багышлау тантанасы Татарстанда 2016 елдан укытучы статусын һәм педагогик һөнәрнең абруен күтәрү өчен үткәрелә. Быел чара Педагог һәм остаз елы кысаларында һәм Россия педагогикасына нигез салучы Константин Ушинскийның тууына 200 ел тулу уңаеннан узды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты