• Русский
  • Татарча

Укытучылар һәм методистлар өчен «Ихтималлык һәм статистика» курсы буенча вебинарлар узачак

28-n2223112-big

Россия Мәгариф министрлыгының Федераль методик үзәге 15-29 август көннәрендә укытучылар һәм төбәк методистлары өчен «Ихтималлык һәм статистика» уку курсы буенча вебинарлар сериясен үткәрәчәк.

Вебинар тыңлаучылары мәктәп укучыларында математик грамоталылык компетенцияләрен үстерү өчен курс дәресләрен ничек проектларга, балаларда компетенцияләрне ничек бәяләргә, шулай ук 2023/24 уку елында курс планын ничек дөрес төзергә кирәклеге турында беләчәкләр.

Төбәк методистларына курс буенча укыту кысаларында педагогларны тәэмин итү буенча киңәшләр тәкъдим ителәчәк.

Вебинарлар графигы:
1. «Хәзерге мәгарифтә ихтималлык һәм статистиканың роле. «Ихтималлык һәм статистика» уку курсының максатлары һәм бурычлары» – 15 август.
2. «Математика»  эш программасының «Ихтималлык һәм статистика» уку курсы буенча уку эчтәлегенә һәм нәтиҗәләренә таләпләрен гамәлгә ашыру» – 18 август.

3. «2023/24 уку елында «Ихтималлык һәм статистика» мөстәкыйль уку курсын гамәлгә кертү шартларында математиканы укыту процессын проектлау» – 22 август.

4. «Укучыларда функциональ математик грамоталылыкны үстерү өчен «Ихтималлык һәм статистика» уку курсының мөмкинлекләре – 25 август.

5. «2023/24 уку елында белем бирү оешмаларында «Ихтималлык һәм статистика» уку курсын гамәлгә кертүнең нәтиҗәле практикалары. Төбәкләр тәҗрибәсе» – 29 август.

Вебинарлар Мәскәү вакыты белән 14:30 сәгатьтә башлана. Чараларда катнашу өчен  сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

Шулай ук вебинарлар барышында онлайн режимда сораулар бирергә мөмкин булган чат ачылачак.

"Россия мәгарифе" федераль порталы материаллары буенча

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты