• Русский
  • Татарча

“Мәктәпкәчә белем ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында белем бирүнең сыйфатын арттыру факторы буларак мәктәпкәчә белем бирү оешмасы педагогының һөнәри компетенцияләрен үстерү” республика фәнни-гамәли конференциясе

Агымдагы елның 17 маенда “Мәктәпкәчә белем ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында белем бирүнең сыйфатын арттыру факторы буларак мәктәпкәчә белем бирү оешмасы педагогының һөнәри компетенцияләрен үстерү” дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе үтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү база оешмаларының 130 өлкән тәрбиячесе катнашты. Конференцияне Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ТРның Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә оештырды.

Конференция республикада мәктәпкәчә белем бирүне үстерүнең актуаль проблемаларын чишүдә фәнни эзләнүләрне гомумиләштерү һәм трансляцияләү максатында үткәрелде. Фикер алышулар кысаларында мәктәпкәчә белем ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында белем бирүнең сыйфатына бәйле мәсьләләр, белем бирүнең сыйфатын тәэмин итү ресурсы буларак мәктәпкәчә белем бирүнең инновацияле эшчәнлеге, белем бирүнең сыйфаты белән идарә, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү педагогларының һөнәри компетентлылыгын камилләштерү мәсьләләре каралды.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бүлеге өлкән белгече Сабирова Г.Р., ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доцентлары Латыйпова Р.И., Башинова С.Н., кафедраның өлкән укытучысы Мифтахетдинова Н.Р., Биектау районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Әхмәтҗанова Н.К. катнашты һәм чыгыш ясады. Конференциядә Биектау муниципаль районының “Сандугач” һәм “Бәләкәч” балалар бакчаларының эш тәҗрибәсе киң тәкъдим ителгән иде. Конференциядә катнашучылар алдында “Ел тәрбиячесе” республика һөнәри конкурсының йомгаклау этабы җиңүчеләре мастер-класслар белән чыгыш ясадылар.

Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде, барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды.

Фотогалерея