• Русский
  • Татарча

Юл карталарын гамәлгә ашыру чаралары планы буенча Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы мәгариф оешмаларының җитәкче хезмәткәрләрен укыту тәмамланды

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Дәүләт биременә кертелгән чаралар планына тәңгәл китереп, мәгариф белән идарә теориясе һәм практикасы кафедрасы Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә 2019 елның 16 маенда Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен “Хәзерге шартларда гомуми белем бирү оешмасы белән идарә” дип исемләнгән семинар үткәрелде, анда барлыгы 32 гомуми белем бирү оешмасы директоры катнашты.

Семинарның максаты: нәтиҗәле менеджмент мәсьләләре буенча гомуми белем бирү оешмасы җитәкчесенең һөнәри компетентлылыгын үстерү.

Семинарда катнашучыларны Биектау районы мәгариф бүлеге җитәкчеләре Н.К. Әхмәтҗанова һәм М.Р. Яруллина сәламләде. Мастер-класслар, практикумнар һәм коуч-сессияләр формасындагы дәресләрне кафедра мөдире И.Р. Идрисов; кафедра доценты Д.Г. Абзалова; Казан шәһәре Идел буе районынының 40 нчы гиминазиясе директоры Л.А. Яковлева үткәрде.

Семинар барышында хәзерге шартларда мәгариф оешмасы белән идарәнең түбәндәге актуаль мәсьләләре каралды:

  1. Педагогик идарә функциясе буларак педагогик анализ:
    • идарә функциясе;
    • мәктәп процессларын үзанализ нигезендә педагогик анализлау.
  2. Төп гомумбелем программалары: структурага, гамәлгә ашыру шартларына, үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр.
  3. Белем бирү эшчәнлеген оештыру:
    • законнар таләпләре;
    • нәтиҗәле администрацияләү теориясе һәм практикасы.
  4. Эчке мәктәп контроле формасы буларак дәресләрдә булу һәм анализлау.

Фотогалерея