• Русский
  • Татарча

«Башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары: гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыруның методик аспектлары» башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен фәнни-гамәли конференция

2023 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен «Башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары: гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыруның методик аспектлары» республика фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Фикер алышу мәсьәләләре даирәсе башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стадартларын гамәлгә кертү йомгакларына һәм башлангыч сыйныф укытучыларының Татарстан Республикасында башлангыч гомуми белем бирүнең федераль төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә кертүгә әзерлеген формалаштыруга кагыла.
Конференция кысаларында башлангыч сыйныф укытучылары өчен кече яшьтәге укучыларны укыту, тәрбияләү һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан белем бирү оешмаларының башлангыч сыйныф укытучыларының иң яхшы практикалары тәкъдим ителәчәк.
Үткәрү формасы: онлайн. Трансляция өчен сылтама https://www.youtube.com/channel/UCxNUO1z68a2OMqE4xJlc2hA/featured 
Чараның башлану вакыты: 09:30 сәгатьтә.
Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Зур Кызыл урамы, 68. 
Куратор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы.