• Русский
  • Татарча

«Башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын-2021 гамәлгә ашыру чарасы буларак интерактив технологияләр» программасы буенча укулар тәмамланды

29 майдан 09 июньгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын-2021 гамәлгә ашыру чарасы буларак интерактив технологияләр» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту гамәлгә ашырылды (кураторы - Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).

Ике атна дәвамында башлангыч сыйныф укытучылары яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын, заманча цифрлы киңлек оешмасы нигезендә кече мәктәп яшендәге балаларның белем бирү эшчәнлеген оештыруга инновацион алымнар белән таныштылар; электрон белем бирү мохитенең яңа инструментларын кулланырга өйрәнделәр.

Уку нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар заманча белем бирү технологияләре буенча өйрәнелгән мәгълүматның эчтәлеген һәм актуальлеген, дәресләрнең файдасын һәм гамәли әһәмиятен билгеләп үттеләр.

#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: