• Русский
  • Татарча

«2023-2024 уку елында төп гомуми белем бирүнең эш программасын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре»темасына рәсем сәнгате укытучылары өчен семинар

2023 елның 23 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында рәсем сәнгате укытучылары өчен укыту-методик комплект линиясе авторы Неменская Лариса Александровна катнашында «2023-2024 уку елында төп гомуми белем бирүнең эш программасын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре» темасына республика семинары узды.

Неменский Б.М. редакциясендәге рәсем сәнгате (5-8) /философия фәннәре кандидаты, доцент, РФ Президенты премиясе лауреаты, Россия Сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы/. Шулай ук семинар спикерлары булып Казан шәһәре Яңа Савин районы 146 нчы номерлы «Ресурс» лицее югары категорияле рәсем сәнгате укытучысы, мактаулы остаз, халыкара рәссам - педагоглар берлеге әгъзасы Абдуллина Эльмира Ибраһим кызы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗади үсеш ресурс үзәге мөдире Нейдерова Ирина Николаевна булды

Семинар видеоконференция режимында узды. Укыту-методик комплекты авторы Неменская Лариса Александровна үз чыгышында 5-7 сыйныфлар өчен «Рәсем сәнгате» предметы буенча төп гомуми белем бирү эш программасының модульле принцибы үзенчәлекләрен ачты (27.09.2021 елгы 3/21 протокол) һәм укытучылар өчен 2023-24 уку елында федераль белем бирү программасын гамәлгә кертү шартларында эш программасын төзү һәм белем бирү эшчәнлеген оештыру буенча методик киңәшләр бирде.

Семинар спикерлары билгеләп үткәнчә, «Рәсем сәнгате» предмет өлкәсе яңартылган ФДББС нигезендә төп гомуми белем бирү программасын үзләштерү нәтиҗәләренә ирешүдә мөһим роль уйный.#ПедагогОстазЕлы
#ПедагогЕлы2023
#ОстазЕлы2023
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: