• Русский
  • Татарча

«2022-2023 уку елында башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчүе: беренче нәтиҗәләр» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

Педагог һәм остаз елында Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында педагогларның һөнәри үсешенә ярдәм итүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән фәнни-методик чаралар комплексы үткәрелә.
2023 елның 19-20 маенда РФ Мәгариф министрлыгы Мәгарифне үстерү стратегиясе институты белән берлектә «2022-2023 уку елында башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчүе: беренче нәтиҗәләр» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

Конференция эшендә дистанцион форматта Татарстан Республикасы командасы (Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты, белем бирү оешмалары) катнашачак.

Пленар сессиядә башлангыч һәм төп гомуми белем бирүненең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертүнең беренче нәтиҗәләре һәм төбәк тәҗрибәсе тикшереләчәк.

Шулай ук түбәндәге юнәлешләр буенча тематик секцияләр үткәреләчәк:

  • «Предмет һәм метапредмет нәтиҗәләренә ирешү: дәрестә һәм укытучының һөнәри эшчәнлегендә нәрсә үзгәрде»;
  • «Дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә шәхси нәтиҗәләр формалаштыру»;
  • «Функциональ грамоталылык – ФДББС гамәлгә кертүнең иң мөһим нәтиҗәләренең берсе»;
  • «Табигый фәннәр һәм технологияне укытуның сыйфатын күтәрү».

Конференциядә катнашучылар Эш программалары һәм уку планнары конструкторлары белән практикада таныша алачак.

Конференция «Башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары: дәрестән тыш эшчәнлекне гамәлгә ашыру» консультация сессиясе белән тәмамланачак.

 

Конференция программасы һәм кушылуга сылтама https://edsoo.ru порталында 2023 елның 16 маенда урнаштырылачак.