• Русский
  • Татарча

«Технология»  федераль инновацион мәйданчык эше нәтиҗәләре «Технология: киләчәк компетенциясе» III халыкара технология укытучылары форумында тәкъдим ителде

2023 ел Россия Президенты Указы белән Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде, Бөек Ватан педагогы Константин Дмитриевич Ушинскийның 200 еллыгы елында без уку йортына нигез салынуына 125 ел тулуны билгеләп үтәбез.

 

Әлеге даталарга багышланган чаралар кысаларында КФУның Алабуга институтының фәнни коллаборация Йортында «Технология: киләчәк компетенциясе» III Халыкара форумы узды.

Форумның секция эшендә 50дән артык докладчы катнашты. Форумда Татарстан Республикасының 20 районыннан, Удмуртиядән, Марий-Эл Республикасыннан, Мәскәү өлкәсеннән, Оренбурган, Пермьнән, Сыктывкардан, Кировтан, Казахстаннан, шулай ук Кыргызстан Республикасының Ош шәһәреннән 120 технология укытучысы катнашты.

Форумның пленар өлешендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Алексеева Татьяна Георгиевна, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге директоры Исламова Гөлнара Илдар кызы һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Технология» федераль инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында чараларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Шәмсетдинова Лариса Петровна «Татарстан Республикасында технология укытучыларының һөнәри белем бирү берләшмәсен формалаштыру: инструментлар һәм нәтиҗәләр» темасына доклад белән чыгыш ясады.

Форум барышында дүрт секция эшләде: сәләтле балалар белән эшләү, технология укытучысының һәм өстәмә белем бирү педагогының һөнәри юнәлешле эше, Технология укытучысының эшенең методик өлеше һәм өстәмә белем бирү педагогының методик эше.

Фотогалерея: