• Русский
  • Татарча

Мәгариф оешмаларының терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау өчен җаваплы вазифаи затларын укыту тәмамланды

Татарстан Республикасының Терроризмга каршы көрәш комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан расланган Татарстан Республикасында Терроризмга каршы көрәш комиссиясе утырышының 2017 елның 7 октябрендәге Беркетмәсенең 9.2 пунктына тәңгәл китереп, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2019 елның 16–30 апрелендә мәгариф оешмаларының терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча җаваплы 260 вазифаи заты өчен укулар үткәрде.
Укыту Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә белем күтәрүнең “Мәгариф оешмаларында терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау” өстәмә һөнәри әзерлек программасы буенча (күләме – 16 сәгать), көндезге бүлектә уку формасында үткәрелде (төркемнәрнең кураторлары – мәгариф белән идарә теориясе һәм практикасы кафедрасы мөдире И.Р. Идрисов, кафедра доцентлары – И.А. Смирнов, Д.Г. Абзалова).

Уку процессы вакытында терроризмга каршы эшчәнлекнең түбәндәге актуаль проблемалары каралды:

  • Терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәшнең законнар һәм норматив-хокукый базасы.
  • Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында экстремизмга каршы көрәш системасы.
  • Мәгариф оешмаларында экстремизм һәм терроризм идеяләренә каршы тору буенча профилактика эшләрен гамәлгә ашыру практикасы.
  • Кризислы һәм хәлиткеч хәлләрдә психологик ярдәм.
  • Мәгариф оешмалары объектларының терроризмга каршы торучанлыгын оештыру нигезләре.

Лекцияләр һәм гамәли дәресләр ТР Эчке эшләр министрлыгының экстремизмга каршы көрәш профилактикасы буенча Үзәге җитәкчсе урынбасары Р.А. Мөхәммәтҗанов, ТР Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе укытучылары катнашында үтте.

Фотогалерея