• Русский
  • Татарча

Вакантлы вазифаларны биләүгә конкурс турында белдерү

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Педагогик хезмәткәрләрнең вакантлы вазифаларын биләүгә нигезләмәне раслау турында» 2021 елның 10 июнендәге 369/1 номерлы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты боерыгы нигезендә, «Фәнни хезмәткәрләрнең вакантлы вазифасын биләүгә нигезләмәне раслау турында» 2022 елның 7 ноябрендәге 497 номерлы профессор-укытучылар составына кертелгән һәм гыйльми советның 2023 елның 12 апреле карары нигезендә (3 нче номерлы беркетмә) Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының педагогик хезмәткәрләре һәм фәнни хезмәткәрләренең вакантлы вазифаларын биләүгә конкурс игълан итә (1 нче кушымта).

Конкурс 2023 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советы утырышында түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: 420015, Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 68 йорт.

Гаризалар һәм документларны конкурс турында Нигезләмә нигезендә (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сайтында «Документлар» бүлегендә урнаштырылган) гыйльми сәркәтип исеменә җибәрергә.

Вазифага дәгъва итү өчен документлар 2023 елның 10 июньенә кадәр кабул ителә.

Вазифаларның тулы атамасы әлеге белдерүнең 1 нче кушымтасында чагылдырылган.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты түбәндәге структур бүлекчәләр буенча фәнни хезмәткәрләр вазифаларын биләүгә конкурс игълан итә: