• Русский
  • Татарча

“Мәктәп китапханәләрен һәм мәгълүмати-китапханә үзәкләрен үстерү Концепциясен гамәлгә ашыру (шәһәр мәгариф оешмасы шартларында)” темасына түгәрәк өстәл

29 апрельдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2019 елга Дәүләт биреме кысаларында Казан шәһәре Вахитов районының 51 нче урта гомумбелем мәктәбе базасында “Мәктәп китапханәләрен һәм мәгълүмати-китапханә үзәкләрен үстерү Концепциясен гамәлгә ашыру (шәһәр мәгариф оешмасы шартларында)” темасына түгәрәк өстәл үткәрде.

Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасының мәгариф бүлекләреннән (идарәләреннән) белем бирү процессын ресурслы тәэмин ит- буенча 24 методист һәм 8 педагог-китапханәче катнашты.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Мәгарифне үстерү институтының укыту-методик эш буенча проректоры Сәгыева Г.Х. чыкты, төп доклад белән ТР мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү процессына укыту-методик ярдәм итү секторы әйдәп баручы киңәшчесе Гайфуллина Л.А чыгыш ясады, шулай ук түбәндәге затларның чыгышлары булды: ТР Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмати бүлеге җитәкчесе Хаҗиева Е.В., ТР Мәгарифне үстерү институтының мәгълүмати технологияләр үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, социология фәннәре кандидаты Самаркин О.А., ТР Мәгарифне үстерү институтының мәгарифне үстерү стратегияләрен гамәлгә ашыру үзәге фәнни хезмәткәре Корнева С.Н., Лаеш районы мәгариф идарәсенең белем бирү проөессын ресурслы тәэмин итү буенча методисты Хөсәенова К.Х., Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбенең китапханә мөдире, ТРның атказанган укытучысы Гаянова К.Г., Республика яшүсмерләр китапханәсе методисты Вәлиуллина Р.Р. һәм ТРның шәһәр мәгариф оешмалары педагог-китапханәчеләре.

Түгәрәк өстәлнең максаты – шәһәр гомумбелем оешмалары мисалында Татарстан Республикасында мәктәп китапханәләре һәм мәктәп мәгълүмати-китапханә үзәкләре үсеше Концепциясен гамәлгә ашырудагы проблемаларны ачыклау иде.

Чара дискуссия белән тәмамланды, аның барышында катнашучылар үзара фикер алышты һәм тикшерелә торган тема буенча килеп туган актуаль сорауларга җавап тапты.

ТР Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф бүлегенә, Вахитов районының 51 нче урта гомумбелем мәктәбе директорына, администрациясенә һәм китапханә мөдиренә әлеге чараны үткәрүдәге ярдәмнәре өчен рәхмәтләрен ирештерә.

Фотогалерея