• Русский
  • Татарча

Белем бирү оешмалары директорлары өчен квалификация күтәрү курслары

«Җитәкче мәктәбе: идарә итүнең нәтиҗәле практикалары» өстәмә һөнәри программасы буенча Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләрен укыту кысаларында 2023 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин белән очрашу узды.

Модератор булып Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Стратегик һәм икътисади үсеш буенча проректоры Р. Г. Хәмитов чыгыш ясады.

Очрашу Татарстан Республикасының Әгерҗе, Апас, Чүпрәле, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Питрәч, Тәтеш, Тукай муниципаль районнары җитәкчеләре өчен онлайн форматта узды.

 

Үз чыгышында И.Г. Һадиуллин мәгариф системасының иң актуаль мәсьәләләрен яктыртты: йомгаклау аттестациясе, Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрү, гаиләдә укыту, яшь педагогларга грант ярдәме күрсәтү, психологик-педагогик сыйныфлар ачу, патриотик тәрбия һәм «Беренчеләр хәрәкәте», Олимпиада хәрәкәте, белем бирү оешмаларында иминлекне тәэмин итү. Педагог һәм остаз елы кысаларындагы төп чараларга күзәтү ясауга аерым игътибар бирелде. Очрашуда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре: министр урынбасары Закирова М.З., Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Шәяхмәтова Р. И.  катнашты. Очрашу барышында белем бирү оешмалары җитәкчеләренең үзләрен кызыксындырган сорауларны бирергә һәм аларга җавап алырга мөмкинлекләре булды.

Йомгак ясаганда тыңлаучылар программаның актуальлеген һәм аның гамәли юнәлешле характерын, курсларны оештыруның югары дәрәҗәсен, профессор-укытучылар составының һәм Татарстан Республикасы  Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләренең профессиональлеген билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: