• Русский
  • Татарча

«Финанс грамоталылыгы: тәҗрибә, проблемалар, яңа чакырулар» III Республика фәнни-гамәли конференциясе

2023 елның 31 мартында «Финанс грамоталылыгы: тәҗрибә, проблемалар, яңа чакырулар» III Республика фәнни-гамәли конференциясе узды, ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Россия Милли банкының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе белән берлектә Казан шәһәре Вахитов районы 5 нче лицей базасында үткәрелде.

Конференция эше онлайн форматта 3 тематик секция буенча алып барылды, анда катнашучылар укучыларга да, өлкәннәргә дә финанс белем бирү өлкәсендә үз проектларын тәкъдим иттеләр. Секцияләрнең берсе Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «ФДББС таләпләре аспектында финанс грамоталылыгын укытуның методик һәм практик нигезләре» укытучыларның квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча йомгаклау аттестациясе мәйданчыгы булды. Әлеге программаны тыңлаучылар үз проектларын уңышлы якладылар.

Финанс грамоталылыгы өлкәсендә гадәти темалар арасында экспертлар белем бирү процессының бу юнәлешен үстерүдә берничә яңа тенденцияне билгеләп үттеләр. Аерым алганда, AI-технологияләрне (ясалма интеллектны куллану нигезендә) макро - һәм микрофинанс мәсьәләләрен чишү юлларын эзләүдә куллану перспективалары турында эшләнмәләр сегменты аерылып тора.

Конференция эшенең йомгаклау этабында РФ халкының финанс грамоталылыгын арттыру стратегиясен гамәлгә ашыруның агымдагы процессында төп лейтмотив билгеләнде: бүген инде Россия гражданының функциональ грамоталы шәхесенең аерылгысыз үзенчәлеге буларак финанс культурасын формалаштыру турында сүз алып барырга мөмкин.

Фотогалерея: