• Русский
  • Татарча

Гомумбелем учреждениеләре педагогика хезмәткәрләрен “Мәгариф системасында гамәли психология/Гамәли психология” юнәлеше (белгечлеге) буенча һөнәри яктан яңадан әзерләүнең өстәмә һөнәри программасы курслары

2019 елның 25 февраленнән алып 7 декабернә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ТРның мәгариф һәм фән министрлыгының Дәүләт биремен һәм йөкләмәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренннән 25 педагогик хезмәткәрне җыеп, “Югары белем базасында мәгариф системасында гамәли психология” программасы буенча педагогика хезмәткәрләрен һөнәри яктан яңадан әзерләү өчен бюджет нигезендә укулар үткәрә.

Укыту программасына 420 сәгать каралган, укыту 11 айга (6 сессия) исәпләнгән. Укыту формасы – көндезге-читтән торып, эштән өлешчә аерылып уку рәвешендә.

Программаның кураторы – педагогика, психология һәм андрогогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Шәрифҗанова К.Ш.

Әлеге программа нигезендә укыту хәзерге үсеш психологиясе өлкәсендә системалаштырылган белемнәргә ия булган, төрле типтагы мәгариф оешмаларында укучыларга, педагогларга һәм ата-аналарга психологик-педагогик һәм социаль ярдәм күрсәтү методларын профессиональ дәрәҗәдә үзләштергән, индивидуаль яшь һәм психофизик үсешне исәпкә алып, ярдәм күрсәтү методларын, алымнарын һәм технологияләрен сайлап алуны нигезләргә сәләтле гамәли психологлар әзерләүне тәэмин итә.

Фотогалерея