• Русский
  • Татарча

«Инклюзив һәм махсус белем бирүдә педагог-дефектологның һөнәри эшчәнлеге үзенчәлекләре» темасына квалификация күтәрү

2023 елның 31 мартында «Инклюзив һәм махсус белем бирүдә педагог-дефектологның һөнәри эшчәнлеге үзенчәлекләре» темасына өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды (куратор – Психологик – педагогик тәэмин итү үзәге директоры Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы). Татарстан Республикасының 49 педагогик хезмәткәре укыды. Курс күләме: 72 сәгать

Программаны үзләштерү нәтиҗәсендә тыңлаучыларга махсус педагогика һәм психологиянең методологик һәм концептуаль нигезләре белән танышу, шулай ук сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен учреждениеләрнең уңышлы практикаларын карап кайту мөмкинлеге бирелде. Укулар тыңлаучыларның проектларын презентацияләү белән тәмамланды.

Квалификация күтәрүгә йомгак ясаганда, тыңлаучылар кафедраның профессор-укытучылар составының ( Шәрифҗанова К. Ш., Кедрова И. А., Бадалова Э. Ю., Солтанова М. Р.) югары дәрәҗәдәге профессиональлеген билгеләп үттеләр. Тыңлаучылар һөнәри компетенцияләрне үстерү мөмкинлеге, квалификация күтәрү процессында уңай психологик климат өчен рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: