• Русский
  • Татарча

“Мәктәп килештерү хезмәтен оештыру” өстәмә һөнәри белем программасы буенча белем күтәрү курслары

2019 елның 20 – 23 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан “Мәктәп килештерү хезмәтен оештыру” өстәмә һөнәри белем программасы буенча белем күтәрү курслары оештырылды һәм үткәрелде. Курсларда Татарстан Республикасының Апас муниципаль районыннан 51 педагог катнашты.

Белем күтәрү курсларының программасы 24 сәгатькә тәгаенләнгән иде. Курсларның әлеге темасы гамәли-ориентирлы технологияләр куллану ихтыяҗына юнәлтелде. Технология буларак медиация мәгариф оешмаларында каршылыклы хәлләрне көйләүнең заманча чарасы санала. Төп роль медиаторга бирелә, ул арадашччы буларак чыгыш ясый һәм каршылыкка кергән яклар арасында конструктив диалог урнаштыра һәм аларга диалогны көйләргә, каршылыкны җиңү юлларын табарга булыша. Мәктәп килештерү хезмәтенең кыйммәте булып педагогларның һәм укучыларның уртак укуы-өйрәнүе санала.

Семинар тыңлаучылары профессор-укытучылар составына – педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы мөдире К.Ш. Шәрифҗановага һәм кафедра доценты, психология фәннәре кандидаты И.А. Кедровага ихлас рәхмәтләрен ирештерделәр һәм киләчәктә дә хезмәттәшлеккә теләкләре булуларын белдерделәр.

Фотогалерея