• Русский
  • Татарча

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган Татарстан Республикасы халыкларының традицион мәдәнияте турында һәркем файдалана алырлык ачык лекцияләр циклы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында «Сәнгать» предметы өлкәсе педагоглары өчен Татарстан Республикасы халыкларының традицион мәдәнияте турында ачык гомум аңлаешлы лекцияләр циклы башланды.

2023 елның 22 мартында Институтта онлайн режимда традицион музыкаль культуралар педагоглары һәм тикшеренүчеләре очрашуы булды. Керәшеннәрнең этнографик төркемнәренең музыкаль фольклорына багышланган «Җырак җулны җакын итеп килдек» («Пришли, сделав близкими дальние расстояния») лекциясен этномузыколог Ләйсән Рәхимҗан кызы Гыйләҗев үткәрде.

Лекция Татарстан Республикасы керәшеннәренең локаль традицияләренә багышланган иде. Докладчы бәйрәм культурасын, гаилә йоласын тәкъдим итте, шулай ук тыңлаучыларны әлеге үзенчәлекле этносның музыкаль фольклорының төп жанрлары белән таныштырды.

Лекция барышында Алексеевск, Чистай, Тукай, Балык Бистәсе, Питрәч һәм Мамадыш районнарыннан керәшеннәрнең фольклор үрнәкләре яңартылды, алар фольклор-этнографик экспедицияләр барышында язылган. 

Иҗади очрашуның бик вакытлы үткәрелүе турында сөйләгән тыңлаучыларда әлеге чара җанлы кайтаваз алды.

Фотогалерея: