• Русский
  • Татарча

«Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында төп гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС гамәлгә ашыру» гамәли фәнни тикшеренү (укытучылар арасында)

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәгълүмати-аналитика бүлеге «Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында төп гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру» гамәли фәнни тикшеренү үткәрә, анда респондентлар сыйфатында республиканың гомуми белем бирү оешмаларында үз эшчәнлекләрен алып баручы фән укытучылары чыгыш ясый.

 

Тикшеренү Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтын гамәлгә куючының дәүләт йөкләмәсен раслау турында 2022 елның 30 декабрендәге под-2345/22 номерлы боерыгы нигезендә үткәрелә.

Әлеге тикшеренү барышында төп кулланыла торган сораштыру ысулы булып Yandex Forms Онлайн-сервисында урнаштырылган электрон формада структуралы анкета рәвешендә тәкъдим ителгән сораштыру ысулы тора.

Алынган эмпирик база төп гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында гамәлгә кертүнең төп проблемаларын һәм мәсьәләләрен анализларга гына түгел, ә аны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен комплекслы методик ярдәмнең төп юнәлешләрен эшләргә дә ярдәм итәчәк.