• Русский
  • Татарча

«Ел тәрбиячесе - 2023» Бөтенроссия конкурсының республика этабы финалистлары белән түгәрәк өстәл

2023 елның 17 мартында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында «Ел тәрбиячесе - 2023» Бөтенроссия конкурсының республика этабы финалистлары белән түгәрәк өстәл узды. 

Финал этабында катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Алексеева Татьяна Георгиевна сәламләде

 

 

Түгәрәк өстәлнең модераторы булып Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Рәсилә Илдус кызы Латыйпова чыгыш ясады.

Һөнәри сөйләшү булды, биредә катнашучылар мәктәпкәчә белем бирүнең үсеш тенденцияләрен, һөнәри эшчәнлекнең кыйммәт ориентирларын һәм коммуникатив мәдәниятне күрсәтә алдылар. Һәр катнашучы үз һөнәри позициясен белдерә алды, фикерләре төрле һәм кызыклы булды! 

Жюри тәрбиячеләрнең үз позициясе булуын, аргументлаштыруны, профессиональ диалог алып бара белүләрен, фикерләрнең тирәнлеген һәм конструктивлыгын, сорауларга җавапларда грамоталылык һәм төгәллек булуын бәяләде. 2023 елның 24 мартында «Ел тәрбиячесе - 2023» Бөтенроссия һөнәри конкурсында Татарстаннан катнашачак мәктәпкәчә белем бирүнең иң яхшы педагогы исеме аталачак.

Фотогалерея: