• Русский
  • Татарча

«Белем дөньясында» Х республика конференциясе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең 2022 елның 27 декабрендәге РК 7/2022 номерлы карарын үтәү кысаларында, педагогик хезмәткәрләр һәм идарәче кадрларның һөнәри осталыгын үстерүне һәм квалификациясен күтәрүне өзлексез адреслы фәнни-методик тәэмин итү өлешендә, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре, 2023 елның 17 мартында Яр Чаллы шәһәренең 44 мәктәбе базасында ел саен уздырыла торган  «Белем дөньясында» тикшеренү һәм проект эшләре конференциясен оештырдылар һәм уздырдылар. Әлеге конференция Кама аръягында 10 нчы ел рәттән уза.

Конференциянең максаты - проект һәм тикшеренү эшчәнлеге өлкәсендә укучыларның һәм педагогларның компетенцияләрен үстерү. Быел конференциягә Татарстан Республикасыннан 400гә якын катнашучы гариза биргән иде.

Фотогалерея: