• Русский
  • Татарча

«Заманча дәрес: планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү практикасы» республика семинары

2023 елның 16 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты дәүләт йөкләмәсе нигезендә Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «Русское слово» нәшрияты белән берлектә башлангыч гомуми белем бирү өчен «Заманча дәрес: планлаштырылган нәтиҗәләргә ирешү практикасы» семинарын үткәрде. Семинар Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы базасында узды.

 

Чарада катнашучылар алдында «Русское слово» нәшриятының мәгълүмати-методик бүлеге методисты, педагогика фәннәре кандидаты Федорова Алевтина Рюриковна чыгыш ясады.

Семинар барышында башлангыч белем бирүнең хәзерге этаптагы актуаль мәсьәләләре тикшерелде:

  • башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасын үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләренә таләпләр;
  • заманча дәреснең тәрбия бирү потенциалын гамәлгә ашыру;
  • башлангыч мәктәптә заманча дәреснең сыйфатын күтәрү ресурслары.

Семинар катнашучыларда уңай тәэсир калдырды. Барлык педагогларга «Русское слово» нәшрияты сертификатлары тапшырылды.

Фотогалерея: