• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар

Татарстан Республикасы муниципаль белем бирү системалары гомуми белем бирү оешмаларының белем бирү сыйфатын күтәрү буенча юл карталарын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү интитуты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы 2 нче номерлы Балык Бистәсе урта мәктәбе базасында «Башлангыч мәктәптә белем бирү сыйфатын күтәрүнең нәтиҗәле практикалары» семинарын уздырды (куратор Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү интитуты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).

Семинар барышында башлангыч мәктәптә интерактив белем бирү инструментларын кулланып белем бирү процессын оештыруның актуаль мәсьәләләре каралды һәм тикшерелде; беле бирү системасында цифрлаштыру белән бәйле төп процесслар билгеләнде. 

Башлангыч мәктәптә онлайн-платформаларның интерактив мөмкинлекләрен куллану буенча практикумны Казанның Идел буе районындагы 16 нчы татар-инглиз гимназиясе югары квалификация категорияле информатика укытучысы, тьютор  Миннәхмәтова Светлана Аркадьевна үткәрде.

Чара  кызыклы һәм бай эчтәлекле, практик юнәлешле булды һәм барлык катнашучыларда да уңай тәэсир калдырды.

Фотогалерея: