• Русский
  • Татарча

Төбәкара фәнни-гамәли конференция

18 мартта Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты И. Н. Ульянов исемендәге Ульяновск дәүләт педагогика университеты һәм Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе белән берлектә «Заманча белем бирү шартларында яшь белгечләрне һөнәри социальләштерү механизмы буларак мәктәп белән югары уку йортының үзара бәйләнеше» төбәкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

 

Конференциянең максаты: заманча белем бирү процессы шартларында цифрлы компетенцияләр һәм потенциалны үстерү өчен яшь белгечләрнең һөнәри үсешендә үзара бәйләнеш, инициативалар, инструментлар, партнерлык турында күзаллауларны киңәйтү.

Конференциянең бурычлары:

  • яшь педагогларны фәнни тикшеренүләр ысулларын үзләштерүгә һәм куллануга җәлеп итү, теоретик һәм практик проблемаларны, укыту һәм тәрбия бирү мәсьәләләрен тикшерү
  • заманча белем бирүне үстерүнең билгеләнгән ориентирларын гамәлгә ашыру мәсьәләләрендә инновацион эшчәнлекнең алдынгы педагогик тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм тарату
  • мәгарифнең актуаль проблемалары турында иҗтимагый-һөнәри фикер алышуны оештыру
  • Буа муниципаль методик хезмәте, Татарстан Республикасы һәм Ульяновск районнары педагоглары һәм структуралары арасында иҗади элемтәләрне үстерү
  • педагогларның фәнни-методик дәрәҗәсен күтәрүгә һәм камилләштерүгә ярдәм итү

Конференция эшендә катнашуга гомуми белем бирү оешмалары педагоглары чакырыла.

Конференция программасы белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://disk.yandex.ru/i/SGhyL152vn8RBw