• Русский
  • Татарча

Һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионаты

Россиядә һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты һәм Югары технологияләр чемпионаты чараларының төбәк этабы башланды. Анда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары һәм студентлары катнашачак.

Ярышлар программасы һәр төбәк өчен 248 актуаль һәм кирәкле компетенция буенча уза.

Һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионат хәрәкәтенең стратегик максаты –  икътисадның төрле тармакларын оператив һәм нәтиҗәле кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм итү.

Һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионат хәрәкәте чаралары яшьләрнең һөнәри үсешенә ярдәм итәчәк.

Һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионатында ике категория конкурсант катнаша. Төп ярышта урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алучы студентлар катнаша. Юниорлар категориясендә 14 яшькә җиткән укучылар чыгыш ясый.

Төбәк этабы 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Июнь-июль айларында җиңүчеләр сайлап алу этабында катнашачак, анда финалистлар билгеләнәчәк. 11-15 сентябрь көннәрендә Бөек Новгород шәһәрендә Югары технологияләр чемпионатының финалы узачак, анда сигез яңа һәм перспектив компетенцияләр буенча иң көчлеләрне ачыклаячаклар. Иң массакүләм һәм кирәкле компетенцияләр буенча финал 25 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр Санкт-Петербургта «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионаты кысаларында узачак.

Россия Мәгариф министрлыгы Матбугат хезмәте материаллары буенча