• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныф укытучылары, рус теле һәм әдәбияты укытучыларының республика семинары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы Мәгариф идарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында яңартылган ФДББС гамәлгә кертү эшен методик тәэмин итүне гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 14 мартында башлангыч сыйныф укытучыларының, рус теле һәм әдәбияты укытучыларының «Яңартылган ФДББС шартларында заманча дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек» темасы буенча республика семинарын уздырды. Семинар Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының 12 нче лицее базасында узды
Семинар барышында «Рус теле», «Әдәби уку», «Әдәбият»  предметларын башлангыч һәм төп мәктәптә укыту кысаларында яңартылган ФДББС таләпләрен гамәлгә ашыру тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Дәресләрдә укытучылар укыту предметларының тәрбияви потенциалын гамәлгә ашыруга, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә, укучыларның мөстәкыйль укыту эшчәнлеге күнекмәләрен формалаштыруга зур игътибар бирделәр. Семинарда катнашучыларда дәрестән тыш эшчәнлек дәресләре зур кызыксыну уятты. «Россия бөркетләре» башлангыч сыйныф укучыларының социаль активлыгын үстерү программасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе һәм мәктәп музее материалларын файдалану тәҗрибәсе күрсәтелде. Мастер-класслар барышында педагоглар уку грамоталылыгын формалаштыру методикалары белән таныштылар.
Семинарда катнашучылар алдында Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы чыгыш ясады. Үз чыгышында ул яңартылган гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм федераль төп белем бирү программаларын гамәлгә кертүнең кайбер методик аспектларын ачты.

Фотогалерея: