• Русский
  • Татарча

«Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында яңартылган ФДББС гамәлгә ашыру» гамәли фәнни тикшеренү (белем бирү оешмалары директорлары арасында)

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәгълүмати-аналитика бүлеге «Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында яңартылган ФДББС гамәлгә ашыру»  гамәли фәнни тикшеренүен үткәрә, анда респондентлар сыйфатында республиканың гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясый.

Тикшеренү Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Гамәлгә куючының дәүләт бурычын раслау турында» 2022 елның 30 декабрендәге 2345/22 номерлы боерыгы нигезендә уздырыла.

Әлеге тикшеренү барышында төп кулланыла торган сораштыру ысулы булып Google Forms онлайн-сервисында урнаштырылган электрон формада структуралы анкета рәвешендә тәкъдим ителгән ысул тора.

Алынган эмпирик база республиканың белем бирү оешмаларында яңартылган ФДББСның төп проблемаларына һәм аларны гамәлгә кертү мәсьәләләренә анализ ясарга гына мөмкинлек биреп калмыйча, аларны нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен комплекслы методик ярдәмнең төп юнәлешләрен эшләргә дә ярдәм итәчәк.