• Русский
  • Татарча

Педагогларга өстәмә һөнәри белем бирүнең төбәк системалары вәкилләре Россия Мәгариф министрлыгы академиясендә яңартылган ФДББС гамәлгә кертү мәсьәләләрен өйрәнәчәк

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы академиясендә 2023 елның 13 мартында Мәгарифне үстерү һәм квалификация күтәрү институтлары җитәкчеләренең һәм урынбасарларының, шулай ук яңартылган ФДББС гамәлгә кертү мәсьәләләрен алып баручы һөнәри осталыкны өзлексез арттыру үзәкләренең, «Өстәмә һөнәри белем бирү системасында төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын, урта гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертүне оештыру-методик тәэмин итү » программасы буенча әзерлеге башланды.

 

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Людмила Николаевна һәм Укыту-методика эшләре буенча проректор Сагеева Гөлнара Хәниф кызы яңартылган ФДББС мәсьәләләре буенча җитәкчеләр һәм җитәкчеләр урынбасарларының киңәшмәсендә катнаша.

Атна дәвамында РФнең 82 субъектыннан 100 тыңлаучы ФДББС гамәлгә кертүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган лекцияләрдә, мастер-классларда һәм сессияләрдә катнашачак, бөтен илдән хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашачак, шулай ук квалификация күтәрү һәм белем бирү контенты буенча программалар белән танышачак, алар уку нәтиҗәләре буенча Мәгарифне үстерү һәм квалификация күтәрү төбәк институтларына тапшырылачак.

Курсны ачып, Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе проректоры Ирина Тараданова Педагог һәм остаз елында өстәмә һөнәри белем бирү системасын берләштерүнең аерым әһәмиятен ассызыклады һәм квалификация күтәрү программасының спикерлары һәм лекторлары сыйфатында федераль белем бирү стандартларын һәм методик материалларны эшләүчеләр чыгыш ясаячагын билгеләп үтте. «Бердәм белем бирү киңлеген команда белән генә төзергә мөмкин икәнен аңлыйбыз, һәм безнең эш системалы рәвештә бара: без мәгълүмат җиткерә торган курсны тәкъдим итәбез; соңрак Академия идарә итүчеләр өчен курс үткәрәчәк».

Россия Мәгариф министрлыгы Академиясендә өстәмә һөнәри белем бирү төбәк системалары вәкилләрен укыту 2023 елның 16 мартында тәмамланачак.

Фотогалерея: