• Русский
  • Татарча

Башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен республика семинары

2023 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен «Яңартылган ФДББС шартларында башлангыч мәктәптә тәрбия бирү эшчәнлегенең инновацион формалары һәм практикалары» темасына онлайн-семинар үткәрде. Чарада Татарстан Республикасының 550 җитәкче һәм педагогик хезмәткәре катнашты.

Семинарның максаты - яңартылган ФДББС гамәлгә кертү шартларында башлангыч мәктәптә тәрбия эшен оештыруның нәтиҗәле формалары һәм ысуллары белән танышу.

Семинарның төп спикерлары - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучылары - Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы һәм Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе мөдире Шәехов Марат Рәшит улы булды.Тәрбия бирү программасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән Казан шәһәре, Яр Чаллы, Лаеш гомуми белем бирү оешмаларының тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм башлангыч сыйныфлар укытучылары уртаклашты.

Семинар барышында системалы тәрбия бирү эшчәнлеген планлаштыру һәм оештыру мәсьәләләре, гаилә һәм белем бирү мөнәсәбәтләрендә катнашучылар белән берлектә гамәлгә ашырыла торган дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекнең бердәмлеген тәэмин итү проблемалары, укучыларны Россиянең традицион рухи кыйммәтләренә җәлеп итүнең методик аспектлары ачылды.

Фотогалерея: