• Русский
  • Татарча

«Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында вебинар

2023 елның 14 мартында «Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында вебинар узачак. Вебинар темасы – «Укучылар арасында деструктив тәртипне профилактикалау». Вебинарда педагог-психологларга методик ярдәм күрсәтү һәм «риск төркеме»ндә булган балаларны психологик-педагогик тәэмин итү буенча «Росток» Психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәгенең эш тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк.