• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының өлкән тәрбиячеләре өчен семинар

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2023 елның 3 мартында Балтач муниципаль районы Катнаш төрдәге Карадуган балалар бакчасы базасында Балтач, Саба, Кукмара һәм Арча районнарының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының өлкән тәрбиячеләре өчен «Билингваль белем бирү процессында балаларга полимәдәни тәрбия бирү» темасына республика семинары үткәрде. 

 

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Абдуллина Р. В. полилингваль мохит шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсеше үзенчәлекләре белән таныштырды. Семинар темасы буенча эш тәҗрибәсен Казан шәһәре Совет районының 68 катнаш төрдәге балалар бакчасында татар телен укыту буенча тәрбияче Ч. Н. Куренщикова тәкъдим итте.

Семинар барышында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты Латыйпова Р. И. педагогларга мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә кертү турында сөйләде.

Актуаль проблемалар буенча фикер алышынды, шулай ук полилингваль мәктәпкәчә белем бирүне гамәлгә ашыруда уртак эш перспективалары билгеләнде.

Фотогалерея: