• Русский
  • Татарча

Башлангыч белем бирү буенча методистларның квалификациясен күтәрү

«Яңартылган ФДББС гамәлгә кертү шартларында башлангыч гомуми белем бирү педагогларының һөнәри үсешен методик тәэмин итүне оештыру» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча Татарстан Республикасының башлангыч белем бирү буенча методистларын 72 академик сәгать күләмендә укыту тәмамланды.

 

 

Лекцион-гамәли дәресләр башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС  гамәлгә ашыру һәм башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә кертүгә әзерлек, муниципаль методик хезмәтләр методистларының һөнәри компетенцияләрен камилләштерү, башлангыч мәктәптә инклюзив белем бирүне оештыру һ.б. буенча педагогик коллективлар эшчәнлеген методик тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган иде.

Программаны тыңлаучылар "Бала-Сити" халыкара мәктәбендә, Казан халыкара мәктәбендә һәм Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Лаеш интернат-мәктәбендә булдылар. Методистлар башлангыч гомуми белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен шартлар тудыру тәҗрибәсе, белем бирү нәтиҗәләрен контрольдә тотуны оештыру практикалары һәм башлангыч мәктәп укучыларының белем алу эшчәнлеген коррекцияләү, башлангыч мәктәпнең белем бирү-тәрбия пространствосын оештыру ресурслары белән таныштылар. Стажировка дәресләрендә башлангыч гомуми белем бирү педагогларының нәтиҗәле команда эшен оештыруда яңа алымнарга, укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерүнең яңа ысуллары белән танышуга зур игътибар бирелде.

Нәтиҗәләр ясаганда, тыңлаучылар квалификация күтәрү программасының гамәли юнәлешле характерын, курсларны югары дәрәҗәдә оештыруны, эштә төгәллекне, профессорлар-укытучылар составының яхшы күңеллелеген һәм һөнәри осталыгын, шулай ук стажировка чаралары эчтәлегенең актуальлеген һәм әһәмиятен билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: