• Русский
  • Татарча

«Бөек Җиңү битләрен актарып...» Г.И. Никишин исемендәге II республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрү турында

2023 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Лениногорск муниципаль районы Мәгариф идарәсе мәйданчыкларында онлайн режимда «Бөек Җиңү битләрен актарып...» Г.И. Никишин исемендәге II республика фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.

 

Конференция эшендә Татарстан Республикасы шәһәрләреннән һәм муниципаль районнарыннан, шулай ук Төмән өлкәсеннән 100дән артык педагогик хезмәткәр катнашты.

Пленар һәм секция утырышларында тәрбия эчтәлеген яңарту, укучыларда патриотлык, гражданлык хисләрен, Ватанны саклаучылар истәлегенә һәм Ватан геройлары батырлыкларына хөрмәт тәрбияләүгә юнәлтелгән актуаль чакырулар һәм тенденцияләр каралды. Педагоглар эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, балаларга һәм яшьләргә гражданлык һәм хәрби - патриотик тәрбия бирүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән мәдәни, социаль проектлар һәм белем бирү программалары нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр.

Фотогалерея: