• Русский
  • Татарча

«Татарстан Республикасында белем бирү сыйфаты белән идарә итү механизмнарын бәяләү» гамәли фәнни тикшеренүе (белем бирү оешмалары җитәкчеләре арасында)

 

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәгълүмати-аналитика бүлеге «Татарстан Республикасында белем бирү сыйфаты белән идарә итү механизмнарын бәяләү» гамәли фәнни тикшеренү үткәрә, анда респондентлар сыйфатында республиканың гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре чыгыш ясый.

 

 

Тикшеренү Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Гамәлгә куючының дәүләт йөкләмәсен раслау турында» 2022 елның 30 декабрендәге 2345/22 номерлы боерыгы нигезендә үткәрелә.

Бу тикшеренү барышында кулланыла торган төп ысул - Google Forms онлайн-сервисында урнаштырылган электрон формада структуралаштырылган анкета рәвешендә тәкъдим ителгән сораштыру ысулы.

Алынган эмпирик база 2022 ел мәгълүматлары белән «Укучыларны әзерләү сыйфатын бәяләү системасы» һәм «Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри үсешен тәэмин итү системасы» юнәлешләре буенча чагыштырма анализ ясарга мөмкинлек бирәчәк.