• Русский
  • Татарча

«Фәнни потенциал – ХXI» IV республика фәнни-гамәли конференциясе йомгаклары

 

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты дәүләт биремен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге белән берлектә «Фәнни потенциал – ХXI» IV республика фәнни-гамәли конференциясен оештырдылар һәм уздырдылар.

 

Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Л.П. Шәмсетдинова, һәм Тәтеш районы мәгариф бүлеге башлыгы Г.Ф. Кириллина мөрәҗәгать итте.

Пленар утырыш барышында остазлык һәм Татарстан Республикасы педагогларына методик ярдәм мәсьәләләре каралды:

  • «Педагогның һөнәри үсешенең нәтиҗәле чарасы буларак остазлык»;
  • «ТР белем бирү оешмаларында остазлыкның билгеләнгән моделен гамәлгә кертүне оештыру һәм фәнни-методик яктан тәэмин итү»;
  • «ФДББС яңарту шартларында методик хезмәт моделен белем бирү оешмасы белән нәтиҗәле идарә итү факторы буларак модернизацияләү»;
  • «Педагогларның һөнәри компетентлыгын үстерү һәм камилләштерү».

Педагогик секцияләр эше барышында укытучылар укучыларның проект һәм фәнни-тикшеренү эшләрен алып бару буенча тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Конференциядә Тәтеш, Балтач, Буа, Биектау, Кукмара, Минзәлә, Түбән Кама муниципаль районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 54 педагог һәм 153 укучы үз эшләрен тәкъдим итте.

Җиңүчеләр һәм призерлар: https://disk.yandex.ru/i/Hmg2_qB6-c-UOQ
 

Фотогалерея: