• Русский
  • Татарча

«Укучыларны 2023 елда «Математика» предметы буенча төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләүнең актуаль проблемалары» республика вебинары 

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2023 елның 21 февралендә математика укытучылары өчен 144 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы, ТР фән комиссиясенең җаваплы белгече О.Н. Троицкая катнашында «Укучыларны 2023 елда «Математика» предметы буенча төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләүнең актуаль проблемалары» республика вебинарын үткәрә.

Вебинарда фикер алышу өчен төп проблемалар: 

  • 2022 елгы йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренә анализ
  • 2023 елгы бердәм дәүләт имтиханындагы үзгәрешләр
  • Төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерлек кысаларында математика буенча югары катлаулылыктагы бурычларны хәл итү.

Республиканың математика укытучыларын вебинарда катнашырга чакырабыз.

Вебинар14.00 сәгатьтә башлана.

Кушылу буенча мәгълүмат хаты муниципаль мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләренә җибәрелде.