• Русский
  • Татарча

«Киләчәк» («Будущее») тәрбиячеләр форумы

2023 елның 11-12 февралендә Яр Чаллы шәһәренең 79 нчы лицей-интернат базасында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан тәрбияләнүчеләре тәүлек буе гомуми белем бирү оешмаларында булган Татарстан Республикасы «Киләчәк» («Будущее») тәрбиячеләр форумы уздырылды.

Тәрбияләнүчеләр стресска чыдамлык буенча тренингларда катнаштылар, тәҗрибәле педагоглар һәм психологларның чыгышларын тыңладылар, балалар белән индивидуаль эшләүнең яңа алымнары белән таныштылар, тәрбияләнүчеләрнең әхлакый кыйммәтләрен формалаштыруда һәм үстерүдә тәрбияче роленә басым ясадылар, төрле педагогик ситуацияләргә җаваплар алдылар, гуманлы педагогика вәкилләре күзлегеннән балаларны тәрбияләү турындагы сорауларга җаваплар алдылар, түгәрәк өстәлдә тәҗрибә уртаклаштылар.

Катнашучылар бәяләвенчә, форум шәхси һәм һөнәри компетенцияләр үсеше өчен бик файдалы булды. Моннан тыш, тәрбиячеләр үзләренең башка оешмалардагы хезмәттәшләре белән якыннан таныштылар һәм алдагы эшләр өчен эмоциональ яктан тулыландылар. 

Фотогалерея: