• Русский
  • Татарча

Казанда мәктәп укучыларының география буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабына нәтиҗәләр ясалды

26 апрельдә В.И. Ленин исемендәге Мәдәният сараенда мәктәп укучыларының география буенча Бөтенроссия олимпиадасының финал этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы үтте. Казанга Россиянең 57 төбәгеннән 203 мәктәп укучысы олимпиадада катнашу өчен килгән иде.

Сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе мәгариф министры киңәшчесе Андрей Евгеньевич Петров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова чыкты. Алар бәйгедә катнашучыларга тәбрикләү сүзләрен ирештерделәр һәм бүгенге көндә география фәненең шәхес тәрбияләдә роле аеруча үсә баруын билгеләп уздылар.

79 призерны бүләкләү тантанасына Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова, Казан федераль университеты Экология һәм география институтының географик һәм экологик белем бүлеге мөдире, географик һәм экологик белем теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире Илгизәр Тимергали улы Гайсин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге директоры Гөлнара Илдар кызы Исламова һәм башкалар чакырылган иде. Алар призерларга фәнгә таба башланган юлны дәвам иттерүләрен һәм бу юнәлештә яңа биеклекләргә ирешүләрен теләделәр.

Җиңүчеләрне игълан итү өчен сүз ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһановка һәм жюри рәисе, география фәннәре докторы, КФУның Экология һәм табигый байлыклар институты ландшафт экологиясе кафедрасы профессоры Олег Ермолаевка бирелде. Тәбрикләү сүзләреннән соң 16 катнашучыга җиңүче дипломнары тапшырылды.

ТШулай ук бүләкләү тантанасы кысаларында иң яшь катнашучыны, олимпиада үткән вакыт аралыгында туган көннәрен билгеләп үткән өч катнашучыны һәм илебезнең иң ерак төбәкләреннән килгән катнашучыларны да бүләкләделәр.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча.

Фотогалерея