• Русский
  • Татарча

Инглиз теле укытучыларының республика семинары

2023 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты боерыгы нигезендә Лингва 143нче мәктәп базасында инглиз теле укытучылары өчен «Инглиз телен укытуның заманча алымнары: яңартылган ФДББС гамәлгә кертү контекстында актуаль мәсьәләләр, нәтиҗәле практикалар һәм укыту методикалары» республика семинары үткәрелде. Семинарда Казан шәһәренең һәм республика мәктәпләренең 100дән артык чит телләр укытучысы катнашты.

Семинарда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты әйдәп баручы укытучылары чыгыш ясады, алар арасында Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирүне проектлау кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре кандидаты Иванова Лариса Филипповна, инглиз теле буенча җентекле җавап белән биремнәрне тикшерү буенча предмет комиссиясе рәисе урынбасарлары Гарипова Жанна Николаевна һәм Волгина Юлия Львовна бар иде.

Спикерлар инглиз теле буенча БДИның «Хат» һәм «Сөйләм» бүлегендәге биремнәрне үтәүдәге төп кыенлыклар турында сөйләделәр. Имтихан эшләренә һәм бәяләү критерийларына аеруча игътибар бирелде. Семинар барышында язма һәм телдән эшләнә торган биремнәрне үтәгәндә иң катлаулы һәм бәхәсле мизгелләр яктыртылды. Укучыларның биремнәрне үтәгәндә җибәргән типик хаталарына аерым игътибар бирелде.

143 нче мәктәпнең яшь белгечләре Гарипова Ләйсән Ришат кызы һәм Швец Анастасия Максимовна да үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Соңыннан семинарда катнашучылар чараны оештыруның югары дәрәҗәдә булуын, аның эчтәлегенең мәгълүматлылыгын һәм практик юнәлешен, материалны сайлауга һәм тәкъдим итүгә иҗади якын килүне билгеләп үттеләр. 

Фотогалерея: