• Русский
  • Татарча

2015-2025 елларга Татарстан Республикасында укучыларны тәрбияләүне үстерү стратегиясе

Укучыларны тәрбияләү системасын камилләштерү, югары әхлакый, җаваплы, иҗади, инициативалы, компетентлы шәхес формалашу һәм үстерүгә социаль-педагогик ярдәм һәм «2015-2025 елларга Татарстан Республикасында укучыларны тәрбияләү стратегиясен раслау турында» 2015 елның 17 ноябрендәге 443 номерлы Татарстан Республикасында укучыларны тәрбияләү стратегиясен гамәлгә ашыру максатларында Министрлар Кабинеты тарафыннан төрле министрлыклар һәм ведомстволар ике ел дәвамында оештырачак чаралар планы расланды.

Сүз олимпиадалар, шул исәптән татар халкы тарихы һәм туган телләр буенча, сәләтле балалар өчен интеллектуаль ярышлар һәм иҗади фестивальләр, яшьармия хәрәкәтен һәм волонтерлыкны үстерүгә юнәлдерелгән патриотик конкурслар үткәрү турында бара. Шулай ук ата - аналарның интернет-җыелышлары, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча төрле чаралар планлаштырылган.

Документ белән безнең сайтның «Укучыларны тәрбияләүне оештыруны норматив-хокукый яктан тәэмин итү» бүлегендә танышырга мөмкин.