• Русский
  • Татарча

«Ачык сыйныф» проекты кысаларында вебинар

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ата-аналар җәмәгатьчелеге, сыйныф җитәкчеләре һәм гомуми белем бирү оешмаларының башка белгечләре өчен «Ачык сыйныф» проекты кысаларында тематик вебинарлар сериясен дәвам итә.

2023 елның 3 февралендә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Укучыларда һөнәри-хезмәт эшчәнлегенә уңай мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрү. Ата-аналарның балага булачак һөнәрне аңлы рәвештә сайлауда ярдәм итүләре» темасына вебинар узачак (программа беркетелгән).

Вебинарда катнашу өчен чакырыла:

  • әлеге юнәлешне алып баручы җитәкчеләр урынбасарлары;
  • сыйныф җитәкчеләре;
  • фән укытучылары;
  • укучыларның ата-аналары.

Вебинар программасы.

Вебинарга кушылу өчен сылтама: 
https://www.youtube.com/channel/UCxNUO1z68a2OMqE4xJlc2hA