• Русский
  • Татарча

«Белем бирү процессына кыйммәтләрне системалы гамәлгә кертү» семинары

2023 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Түбән Кама шәһәренең 13 нче гимназия-интернат базасында «Белем бирү процессына кыйммәтләрне системалы гамәлгә кертү» темасына семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе мөдире Шәехов Марат Рәшит улы үз чыгышын кыйммәти юнәлешле белемнең теоретик нигезләренә багышлады һәм аның биш төп эффектын ачты.

 

Казан шәһәренең Alta School шәхси мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директоры урынбасары Германова Эльвира Сергеевна «Игелеклелек» кыйммәте буенча тәрбия эшенең структурасын сөйләде. Түбән Кама шәһәренең 13 нче гимназия-интернатының математика укытучысы Шиһапова Миләүшә Фоат кызы гимназиядә кыйммәти юнәлешле белем бирүне гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәктәпнең бер проектының нәтиҗәләрен 10 нчы А сыйныф укучысы Абдуллаева Әминә (җитәкчесе – Түбән Кама шәһәренең 13 нче Гимназия-интернатының биология укытучысы Җиһаншина Рафия Рамил кызы) тәкъдим итте, ул ике тапкыр укучылар һәм педагоглар арасында «Шикәрсез» марафоны үткәрде.

Семинарның практик өлешендә катнашучылар мастер-классларда катнашты. Максатлар кую буенча тренингны  педагоглар өчен Түбән Кама шәһәренең 13 нче гимназия-интернатның рәсем дәресе укытучысы, коуч Шәйхетдинова Регина Наил кызы үткәрде. Ата-аналар өчен «Игелеклелек муенсасы» мастер-классын Түбән Кама шәһәренең 13 нче гимназия-интернатның математика укытучысы Габидуллина Резеда Шәфик кызы күрсәтте. «Хөрмәт нәрсәдән башлана?» сыйныф сәгате фрагментын Түбән Кама шәһәренең 13 нче гимназия-интернатның педагог-оештыручысы Заһретдинова Лилия Исхак кызы күрсәтте. Түбән Кама шәһәренең 13 нче гимназия-интернаты тәрбиячеләре - Әхмәтҗанова Ләйсән Исхак кызы, Сафина Хафизә Ришат кызы, Таҗиева Лилия Сирин кызы тәрбия әңгәмәсе фрагментын үткәрделәр. «Игелекле эшләр календаре» темасы буенча укучылар өчен акция үрнәген Казан шәһәренең Alta School шәхси мәктәбе тьюторлары Димиева Диләрә Фәнис кызы һәм Яруллина Алинә Илнаровна үткәрде.

Семинар түгәрәк өстәл белән тәмамланды, анда өч төркемдә катнашучылар үз оешмаларында кыйммәти юнәлешле белем бирү буенча тәҗрибә уртаклаштылар, чара буенча фикер алыштылар һәм үзара хезмәттәшлекне дәвам итәргә теләк белдерделәр.

 

Фотогалерея: