• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре өчен “Мәктәпкәчә белем ФДББСын гамәлгә ашыруда мәктәпкәчә белем бирүнең заманча технологияләре” проблемалары буенча белем күтәрүнең өстәмә һөнәри белем программасын гамәлгә ашыру тәмамланды

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре өчен “Мәктәпкәчә белем ФДББСын гамәлгә ашыруда мәктәпкәчә белем бирүнең заманча технологияләре” пробемалары буенча белем күтәрүнең өстәмә һөнәри белем программасын гамәлгә ашыру тәмамланды (29 кеше, кураторы – Мифтахетдинова Н.Р.). Программаны үзләштерү процессында тыңлаучыларның игътибары мәктәпкәчә белем ФДББСын гамәлгә ашыруда белем бирүнең заманча технологияләрен куллануга юнәлтелде. Дәресләр гамәли юнәлештә узды. Аерым игътибар мәктәпкәчә белем бирүнең эчтәлеген яңарту процессында килеп туган конкрет хәлләрне анализлауга, дискуссияләргә, тренингларга һ.б.ш. бирелде. Курслар барышында шәхескә бәйле-ориентирлаштырылган технологияләрне исәпкә алып, белем бирү пространствосын проектлау турында кызыксынулы фикер алышулар булды. Казан шәһәре Совет районының 166 нчы һәм 162 нче балалар бакчалары базасында узган стажировкалар вакытында гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү өчен педагоглар тарафыннан кулланылачак заманча белем бирү модельләре һәм формалары тәкъдим ителде. Барлык тыңлаучылар да кирәкле методик һәм практик материалларны электрон рәвештә алды. Программаны үзләштерү проектны тәкъдим итү һәм яклау формасында үткән йомгаклау аттестациясе белән төгәлләнде.

Фотогалерея