• Русский
  • Татарча

Вакантлы вазифаларны биләүгә конкурс турында игълан

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Профессиональ-укытучылар составына кертелгән педагогик хезмәткәрләрнең вакантлы вазифаларын биләүгә нигезләмәне раслау турында» 2021 елның 10 июнендәге 369/1 номерлы боерыгы нигезендә һәм Гыйльми советның 2022 елның 28 ноябрендәге карары (9 нчы номерлы беркетмә) нигезендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты педагогик хезмәткәрләренең вакантлы вазифаларын биләүгә конкурс игълан итә. (Кушымта).

Конкурс 2023 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советы утырышында түбәндәге адрес буенча узачак: 420015, Казан, Зур Кызыл урамы, 68 йорт.

Гаризалар һәм документларны, конкурс турындагы Нигезләмә нигезендә (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сайтында «Документлар» бүлегендә урнаштырылган), гыйльми сәркатип исеменә җибәрергә. Вазифага дәгъва кылуга документлар 2023 елның 15 гыйнварына кадәр кабул ителә.

Вазифаларның тулы исеме әлеге белдерүгә Кушымтада бирелә.